Үзәк балалар китапханәсе «День Лермонтовской поэзии в библиотеке» акциясенә кушылды

2018 елның 16 октябре, сишәмбе
16 октябрьдә Сарман үзәк балалар китапханәсе Пенза балалар һәм яшүсмерләр өлкә китапханәсе оештырган «День Лермонтовской поэзии в библиотеке» дип исемләнгән Төбәкара акциягә кушылды. Михаил Юрьевич Лермонтовның әдәбиятта үз урыны бар. 27 яшькә кадәр генә яшәсә дә, бик күп яхшы әсәрләр иҗат итеп, бөек язучылар арасына керә.Үзенең кыска гомерендә ул философик, патриотик темаларга, мәхәббәт һәм дуслык, табигать һәм тормыш мәгънәсе турында шигъри әсәрләр язган. Балалар эше буенча директор урынбасары Гилязова Р. Х. һәм методист Миннеярова Ф. Я. МБББУ “Сарман гимназиясе” нең рус теле укытучысы Салихова Алсу Нисбәт кызы җитәкчелегендә 5 «А», 6 «А», сыйныф укучылары өчен М. Ю. Лермонтовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Бөек шагырь эзе буйлап” исемле әдәби сәгатьләр үткәрделәр. Балалар бик яратып шагырьнең «Родина», «Тучи», «Утёс», «Ночевала тучка золотая», «Парус» һ.б. шигырьләрен искә төшерделәр. Китапханә активистлары бик яратып аның шигырьләрен, поэмаларын укыдылар. Аннары акциядә катнашучылар “Лермонтовның балачагы” дигән фильм карадылар. Соныннан укучылар М. Ю. Лермонтовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «Имени его столетья не сотрут…» исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International