16 октябрь көнне район мәдәният йортында “Йортыбыз Татарстан” Республикакүләм милли-мәдәни фестивале булып узды. Фестивальдә Актаныш, Азнакай, Минзәлә, Мөслим, Ютазы, Чистай, Сарман районнары һәм Җәлил бистәсе сәнгать осталары катнашты. Фестиваль муниципаль район Башкарма комитеты аппарат җитәкчесе Вәлиев Ф.Ә. чыгышы белән башланып китте. Чыгышларны Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре – Скалозубов Максим Владимирович, Татарстан халыклар дуслыгы йорты “Мирас” инструменталь ансамбле солисты – Куприянов Максим Владимирович, “Татарстан халыклар дуслыгы йорты” Дәүләт Бюджет Учреждениясенең мәдәни чаралар үткәрү бүлеге җитәкчесе Гайнатуллина Русалина Асхатовналар бәяләде. Коллективларга һәм аерым башкаручыларга дипломнар тапшырылды.