2018 елның 15-21 октябрь көннәрендә районның гомуми белем бирү оешмаларында «Турникетларсыз атна» Бөтенроссия акциясе узды.
Чараның максаты булып яшүсмерләргә һәм яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү системасын формалаштыру торды.
Акция барышында укучылар район территориясендә урнашкан предприятиеләрдә һәм оешмаларда булдылар. Экскурсия вакытында балалар оешма эшчәнлеге белән таныштылар, кадрлар җитмәү проблемалары турында фикер алыштылар.