19 нчы октябрьдән 21нче октябрьгә кадәр Әлмәт шәһәрендә Россиядәге Европа яшьләр парламентының Өченче региональ сессиясе үтте.
Мәктәбебезнең 11 сыйныф укучылары Домнина Д. һәм Ермолаева С. әлеге сессиядә актив катнашып сертификат алдылар. Өч көн дәвамында алар инглиз телендә аралашып илебездә булган төрле проблемларны чишүгә үз өлешләрен керттеләр.