“Татарча диктант” акциясе

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

27 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә “Татарча диктант” акциясе уздырыла. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатъчелекнең игътибарын юнәлтү. Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырыла. Сарман муниципаль районында акцияне үткәрү мәйданчыклары булып Сарман гиназиясе, Сарман гомуми белем бирү мәктәбе, Җәлилнең 3 белем бирү мәктәпләре санала. Диктантны язу вакыты 13.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International