Иске Имән"Дуслык" балалар  бакчасында” Яфрак  бәйрәме” булып үтте

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

 Бар җиһан төрле төсле матурлыкка чумган, кояш та әле үзенең җылы нурларын кызганмыйча сипкән, бакчаларыбыздан мул итеп уңыш җыеп алынган һәм табигать ниндидер бер сихри тынлыкка чумган вакытта Иске Имән"Дуслык" балалар  бакчасында” Яфрак  бәйрәме” булып үтте.  Төркемдәге балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм кичәсе җырлар, шигырьләр, бию, такмак, табышмаклар  әйтү,кызыклы уеннар  белән бергә үрелеп барды. Бәйрәмнән балалар бик канәгать булдылар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International