Күпчелек авыл хуҗалыгы машиналарын (сабан, чәчкечләр, комбайннар)- ел дәвамында сезон эшләрендә кыска вакытта гына кулланылалар (кагыйдә буларак, 10...60 көн). Ел дәвамында тракторлар шактый күбрәк вакыт кулланыла , әмма аларның да, эшләми торган ял чоры бар. Машиналарны озак вакыт саклаганда коррозия нәтиҗәсендә деталләрнең материалларының параметрлары һәм сыйфаты үзгәрә, машинаның үз авырлыгы белән структур үзгәрешләр һәм деформация барлыкка килү мөмкин. Дөрес сакламау аркасында машиналарның табигый тузуы арта. Машиналарны дөрес саклау, аларны файдаланган вакытта техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт чыгымнарны киметүне тәэмин итә.
Саклау — ул эш көне булмаган чорда машиналарга зарарлы йогынтыларны төшереп калдырырга юнәлтелгән оештыру һәм техник чаралар комплекс ы. Машиналарның саклау тәртибе һәм техник шартлары ГОСТ 7751 -2009 белән билгеләнгән. "Авыл хуҗалыгында кулланыла торган техника. Саклау кагыйдәләре".
Авыл хуҗалыгы машиналарын озак саклауга дөрес итеп куе инженер-техник хезмәт ияләренә, йөкләнә. Техниканың дөрес саклауга куелу тәртибен, комиссия тикшерә.
24, 25 октябрьдә Татарстан Республикасы Үз йөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең Сарман районы буенча бүлеге башлыгы, Сарман районы авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре һәм «Агросила Групп» механизация бүлеге белгечләре белән берлектә, чәчү, туфрак эшкәртү һәм урып-җыю машиналарын саклауга куюны тикшерде. Шулай ук 2019 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек кысаларында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау барышы белән таныштылар.
Комиссия авыл хуҗалыгы техникасын озак саклауга кую сыйфатын югары бәяләде. Шулай ук ремонтланган техниканың югары сыйфатлы булуын билгеләп үтте.
Альберт Сәлахов - Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең ТР Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.