Җәлил поселок китапханәсе яңалыклары

2018 елның 26 октябре, җомга

Җәлил поселок китапханәсендә «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсе члены, шагыйрә Гафифә Гаффарова белән очрашу кичәсе узды. Бәйрәмдә Җәлил бистәсе башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Халиуллина Эльвира Накиповна, «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсе членнары, Гафифә апаның балалары һәм оныклары, иҗатташ дуслары, укучылар, укытучылар катнашты. Кичә «Җәлилнең шигъри йолдызы» исемле, Гафифә апаның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдыручы презентация слайдларын карау белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International