25 нче октябрь көнне Ләшәү-Тамак мәктәбендә чираттагы мәктәп директорлары утырышы булып үтте. Ләшәү-Тамак мәктәп директоры Дәүләтов Р.С. улы капитальный ремонттан соң мәктәп тормышы,яшәеше белән таныштырды. Яшь укытучылар,укучылар туган телгә багышланган чара күрсәттеләр.
Җыелышка Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәмәтгараев Ә.Ф улы чакырылган иде,ул мәгариф өлкәсенә кагылышлы мөһим сорауларга тукталды,киләчәктә мәктәп коллективына уңышлар теләде.