27 октябрьдә Сарман муниципаль районында “Татарча диктант” акциясе уздырылды. Акция Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе, Сарман гимназиясе, Җәлил 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе, Җәлил 2нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе , Җәлил гимназиясе мәйданчыкларында үткәрелде. Барлыгы 385 кеше татарча диктант язды.