Сарманлылар татарча диктант яздылар

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

27 октябрьдә районның биш белем бирү учреждениесендә - Сарман һәм Җәлил гимназияләрендә, Сарман урта, Җәлил поселогының беренче һәм икенче мәктәпләрендә сарманлылар татарча диктант яздылар.

Бу чара туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү, аны пропагандалау максатыннан Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды. Сарман гимназиясендә үткәрелгән акциядә 150 гә якын кеше катнашты. Акциягә беренчеләрдән булып район Башкарма комитеты җитәкчесе Альфис Мөхәмәтгәрәев, аның урынбасары Индира Сәхипова кушылдылар. Диктант язучылар арасында район оешмалары җитәкчеләре, хезмәткәрләр, ата-аналар һәм башкалар да бар иде. Диктант тексты Гаяз Исхакыйның "Көз" исемле әсәреннән алынган.

Зөлфия Шәрипова фотолары һәм язмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International