Мәдәният яңалыклары

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

26 октябрь көнне район мәдәният йортында армия сафларына алынучы егетләрне озату кичәсе булып узды. Кичәне муниципаль район башлыгы урынбасары Гараева Г.Р. башлап җибәрде. Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Гасанов Д.Г., ветераннар советыннан Шакиров А.З., дин әһелләре – Илнур хәзрәт, Иеромонах хрисанф (Жарков); Әфган сугышы ветераннары Газизуллин Р.З., Асмандияров А.Х., яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Гаделшин И.Р. егетләргә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр. Яңа гына хезмәт итеп кайтып килүче Степанов Ленарның шушы бәйрәмгә туры килүе тагын да дулкынландыргыч мизгел булды. Кичә мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән җыр-биюләр белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International