Көзге бал

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

    29 нчы октябрь көнне "Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә Көзге бал бәйрәме үткәрелде. Анда укучылар җырладылар да, биеделәр дә, агач кашыкларда уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләрне белүдә белемнәрен күрсәттеләр һәм башка күп нәрсәләр белән көч сынаштылар. Конкурс программасы кызыклы һәм төрле иде. Программа ахырында жюри чыгыш ясаучыларга бәя бирде, төрле номинацияләр буенча дипломнар тапшырды. Кичә дискотека белән тәмамланды. Бу көзге бәйрәмдә булган һәркем күңелендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International