"Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә Көзге каникуллар вакытында һәм I чирек нәтиҗәләре буенча хокук бозуларны профилактикалау буенча укучылар өчен линейка үткәрелде.
Балигъ булмаганнарның куркынычсызлыгын тәртибен тәэмин итү максатыннан, каникуллар вакытында Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча Балигъ булмаган балалар эшләре буенча өлкән инспекторы Алиуллин Ф. Ф., полиция капитаны балаларның юл-транспорт травматизмын, янгын куркынычсызлыгын кисәтү, таныш булмаган кешеләр һәм агрессив этләр белән очрашу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, куркынычсызлык техникасын үтәү, су объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү, өске киемдә яктылыкны кайтаручы элементлар йөртү мәсьәләләрен кузгатты. Мәктәп укучыларына төнге вакыт турында ТР 71 законын искә төшерде. Аннан соң мәктәп директоры Мортазин М. Ш., директорның укыту эшләре буенча урынбасары Фазлиева Г. Д., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хафизова А.Д. беренче чиреккә йомгак ясадылар. Укучыларның барлык бурычларын үтәү һәм киләсе чиректә белем бирү сыйфатын күтәрү турында күрсәтмә бирделәр. Төрле фәннәрдән үткән олимпиадаларына нәтиҗә ясадылар һәм көзге каникуллар чорында эш планы белән таныштырдылар.