Табигать – илаhи көч ул. Ямьле җәйләрнең артыннан кыш килми, ә алтын көз килә.Көз – бер караганда, җылы, матур, икенче караганда, яңгырлы, суык, булса да, алтын ул! Мул уңышлар алып килгән көз бәйрәмен Карашай-Саклау балалар бакчасы нәниләре бик зарыгып көтте. Конкурска тырышып әзерләнделәр.Әти-әниләр белән бергәләп, яшелчәләрдән төрле сыннар ясадылар. Сабыйлар бәйрәмгә җырлар ,биюләр, шигырьләр өйрәнделәр. Бәйрәмнең иң зур кунагы - Сөмбелә. Балалар Сөмбелә белән уеннар уйнадылар, биеделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.