“Волонтёр” иреклеләр оешмасының әйдәп баручылары “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләренә иреклеләр турында хәбәрдарлыкны арттыру, анын сыйфатын күтәрү максатыннан Игелек Дәресләре уздырдылар. Социаль хезмәткәләр эш барышында ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән даими очрашып торалар. Кеше хәленә керә белү һәм мохтаҗларга ярдәм итү - көндәлек тормышта һәрчак кирәк. Безгә мондый ярдәмгә мохтаҗ кешеләр гел очрап тора. Болар сәламәтлеккә туймаган, өлкән яшьтәге кешеләр булырга мөмкин. Шушы һәм башка мөһим мәсьәләләр хакында иреклеләр тәфсилләп сөйләделәр. Чара ахырында сөйләгәннәргә нәтиҗә ясадылар, сорауларга җаваплар бирделәр.