4 ноябрь көнне "Татарстан - безнең йортыбыз" республика этно-мәдәни фестиваленең гала-концерты Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры мәйданында Халык бердәмлеге көне уңаеннан уздырылды. Фестивальдә катнашучылар биш номинациядә осталыкларын күрсәттеләр: вокал, хореография, сәнгатьле сүз, инструменталь башкару, фольклор.