Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан”

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

“Шәфкать”  үзәге белгечләре Шәрләрәмә авылында яшәүче Насибуллина Нурдидә Насыйбулла кызына бардылар. Нурдидә апа - сәяси репрессия корбаны. Аңа бу чорларны  искә алу бик  авыр. Тик үткәнне онытырга безнең хакыбыз юк. Ә бит иң якыннарын югалтып яшәү бер дә җиңел түгел. Ул бу чорда ин якын биш туганын югалта.  Әйе, авыр булды... Әйе, кичердек...

Нурдидә апа бүген бөтен уңайлыклары булган иркен, якты йортта яши. Ул һәр яңа көнгә рәхмәтле. Аның олы яшьтә булуына карамастан, тормышка уңай карашлары бар. Үзе турында кайгыртуны тоеп яши. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Хафизова Валентина Ивановнаның аның янына хезмәт күрсәтергә килүенә аеруча сөенә. Өлкәннәр өчен кем белән дә булса аралашу аеруча мөһим. Балаларының үз тормышлары, һәркайсы үз гаиләләрендә яши, әмма әниләре янына һәрдаим кайтып йориләр, хуҗалык эшләрендә булышалар. Насыйбуллина Нурдидә апа барысына да тынычлык, иминлек, сәламәтлек тели.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International