«Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестиваленең сайлап алу туры

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

2-3 ноябрь көннәрендә «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестиваленең сайлап алу туры узды. Фестивальдә ялгыз башкаручылар, иҗат коллективлары, шулай ук бер оешманы тәкъдим итүче командалар (шәһәр һәм районнарның җыелма командаларына, мәдәният тармагы хезмәткәрләренә фестивальдә катнашу рөхсәт ителми) катнашты. Конкурста катнашу өчен һөнәри эшчәнлекләре музыка, бию белән бәйле булмаган 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге предприятие хезмәткәрләре сайлап алынды. Фестивальдә безнең районы  НГДУ“Джалильнефть” командасы яклады. Катнашучылар «Бию юнәлеше» номинациясендә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр һәм икенче урынга лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International