Тыл һәм хезмәт ветеранын олы юбилее белән тәбрикләп, муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева аңа Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды.
Юбилярны шулай ук мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов, Әлмәт авылмәктәбе директоры Рамил Садыйков, авыл ветераннар советы рәисе Хәмит Рамазанов, якыннары котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Гайшә апа, үзен зурлаганнары өчен рәхмәт әйтеп, аларның үзләренә дә исәнлек-саулык, ил-көннәргә иминлек теләде.