19 нчы май көнне Җәлил шәһәр тибындагы бистәсенең Хезмәт даны музеенда Бөек Ватан сугышына багышланган тантаналы чара узды. Очрашуның төп максаты-тарихи хәтерне саклау һәм аны яшь буынга тапшыру. Чара кысаларында җирле мәктәп укучылары язмышлары Татарстан белән бәйле Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйләделәр. Җиңүгә өлеш керткән якташларыбызның батырлыкларына аерым игътибар бирелде. Очрашуга Җәлил бистәсендә яшәүче тыл хезмәтчәннәре чакырылган иде. Ветераннар авыр сугыш еллары, тылда фидакарь хезмәт һәм сынау елларында халык бердәмлегенең әһәмияте турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Мондый патриотик чаралар яшьләрне тәрбияләүдә мөһим роль уйный, ил тарихына хөрмәт һәм өлкән буынга рәхмәт хисләре уята.