Җәлилдә ике урам газлы булды

2018 елның 9 ноябре, җомга

Җәлил бистәсенең Наратлы һәм Азатлык урамнарында яшәүче гаиләләр өчен куанычлы вакыйга булды – бу урамнарга газ җибәрелде. Аны тантаналы төстә билгеләп үттеләр.

Урамда яшәүчеләрнең шатлыгын уртаклашырга район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, Җәлил бистәсе башлыгы Рәфыйк Кәримов, республиканың газлаштыру фонды генераль директоры урынбасары Зөлфәт Гыймадиев, Ростехнадзорның Көньяк-Көнчыгыш  бүлекчәсе начальнигы Александр Липатов, «Җәлилнефть» идарәсе начальнигының төзелеш буенча урынбасары Ринат Зарипов һәм башкалар килгәннәр иде. Наратлы урамының 18нче йортында яшәүче Гөлчәчәк һәм Илнур Закировлар йортына зәңгәр ягулык җибәрелде. Кунаклар эчкә үтеп, хуҗаларны котладылар, яңа кергән газ өстендә пешкән коймактан авыз иттеләр. Алар, үз чиратларында, газ үткәрүчеләргә рәхмәт белдерделәр.

Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International