Китапханә хәбәрләре

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе
МБББУ «Сарман гимназиясе» нең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Гүзәл Сәгил кызы җитәкчелегендә 7”А”, 8 “В”, 9 “А” сыйныф укучылары катнашында : Юрий Макарцевның «Никто не хотел читать»; Гелприн Майклның «Свеча горела…», Рей Брэдбериның « 451 градусов по Фаренгейту»китаплары буенча фикер алышуда катнаштылар. Бу әсәрләрдә бүгенге көндә кешеләрнең китап укуга сүлпән каравы, гел компьютер, телефон гына куллану нәтиҗәсендә киләчәк буынның гел дә китапсыз калу ихтималы турында бара. Берничә көн алдан укучылар әсәрләрне укырга алдылар.Бигрәк тә китапханәгә актив йөрүчеләр алдан эш итте. Фикер алышу барышында да алар әйдәп барды, башкалар да аларга иярде. Китап кирәкме, юкмы дигән сорауга, төрле җаваплар ишетергә туры килде. Күбесе китапның электрон вариантына караганда кәгазь варианты яхшырак икәнен ассызыклады. Китаплар кешеләргә бик күп мәгълүмат бирә, хәтта җаннарын да дәвалый. Алар кешеләрне яхшыга, белемгә этәрә. Укучылар китапларны яндыру, юк итүгә каршы булдылар. Бу әле өмет сүнмәгән: дөньяда чын мәгънәле, акыллы, мәдәниятлы кешеләр бетмәс дигән фикер калдыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International