Сарманда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәмәтгәрәев алып барды.

Утырыш эшендә автоюллар идарәләре башлыклары, авыл җирлекләре мөдирләре һәм Башкарма комитет бүлекләре башлыклары катнашты. Утырыш Альфис Фәйзрахман улының кереш сүзләре белән башланып китте.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча "Районның урам-юл челтәрен карап тоту буенча ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү һәм 2018 елның 10 аенда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча күрелгән чаралар" темасына доклад белән РФ ЭЭМ Сарман муниципаль районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Айдар Мифтахов чыгыш ясады.

Аннан соң 2018 елның 10 аенда районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча профилактик чаралар үткәрү турында Әлмәт шәһәрендәге «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ территориаль идарәсенең Сарман районында профилактика бүлеге мөдире Алсу Ситдыйкова сүз алды.

Өченче мәсьәлә буенча сүз «Җәлил торак-коммуналь хуҗалыгы (Төзекләндерү)» ААҖ генераль директоры Данияр Баһмановка бирелде. Ул «Җәлил торак-коммуналь хуҗалыгы (Төзекләндерү)» ААҖнең 2018-2019 елгы кышкы чорда Сарман авылы һәм Җәлил шәһәр тибындагы поселогы урам-юл челтәрен карап тоту буенча эшкә әзерлеге турында мәгълүмат җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International