Бүген муниципаль район Советының утырышлар залында Сарман районы Советының XVIII утырышы узды.
Аның көн тәртибендә төп мәсьәлә булып район бюджетын раслау иде. Утырышны муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Фәрит Хөснуллин алып барды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев катнашты.