“Сарман” кинотеатры бинасында Сарман үзәк китапханәсе тарафыннан оештырылган телевидение һәм кино режиссеры, сценарийлар авторы, Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Җамали, язучы, шагыйрә, продюсер Равилә Шәйдуллина, актриса һәм продюсер Миләүшә Сәләхетдинова белән очрашу кичәсе үтте. Кичәдә районыбызның китап сөючеләре, китапханәчеләр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары онытылмаслык очрашу мизгелләре кичерде. Иң башта кунакларны Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев Әльфис Фәйзрахман улы сәламләде, истәлек бүләкләре, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Кичә ике өлештән торды. Беренче өлешендә алып баручы Равилә Шәйдуллина-Мурат иҗаты белән таныштырды. МБББУ “Сарман гимназия”сенең 3б сыйныфы укучылары шагыйрәнең балалар өчен язган шигырьләрен сөйләделәр. Яшәү мәгънәсе турында уйландыра торган җитди эчтәлекле “Китеп барыш” исемле лирик шигырен библиограф Гөлнур Мадьярова укыды. Равилә ханымның “Ялантауга ай кунган” повестеның эчтәлеген китапханәче Рәзинә Гарифуллина ачып бирде. Әсәрдән өзекләрне Сарман аграр көллият студентлары һәм китапханә хезмәткәрләре сәхнәләштерделәр. Кичәнең икенче өлешендә Равилә Шәйдуллинаның “Үксезләр” повесте буенча төшерелгән фильм күрсәтелде. Фильмның режиссеры Нурания Җамали. Нурания ханым фильм төшерү турында сөйләде, артистлар белән таныштырды, иҗади планнары белән уртаклашты. Актриса Миләүшә Сәләхетдинова исә, балачактан табиб булырга хыяллануы һәм “Үксезләр” фильмында булса да хыялы чынга ашуы турында сөйләде. Кунаклар районыбызның китап сөючеләре белән бик теләп аралашты, һәр кызыксынып бирелгән сорауга җавапларын җиткерде. ТР язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк лауреаты, язучы Дамир Гарифуллин үз чыгышында башкалабыз кунакларына үзенең китапларын бүләк итте. Кичәне йомгаклап, “Үзәкләштерелгән китапханә” учреждениесе директоры Роза Гайфуллина килгән кунакларга иҗади уңышлар, исәнлек-саулык, Сарман җирлегендә кабат очрашулар теләп, рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм очрашуның якты истәлеге итеп, бүләкләр тапшырды. Кичә һәркемгә бик ошады, катнашучыларның күңелләрендә җылы тәэсирләр калдырды.