Бөтендөнья бала көне

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

20 ноябрь — Бөтендөнья бала көне. 1954 елда Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль ассамблеясе әлеге истәлекле көнне “дөньяда туганлык һәм балаларның үзара аңлашып яшәвенә, бөтен Җир шарында балаларның имин тормышын тәэмин итүгә юнәлтелгән эшчәнлек көне” буларак билгеләп үтүне гадәткә кертергә тәкъдим иткән. Ул милләтләр арасында бердәмлекне һәм үзара хезмәттәшлекне ныгытуга да бер этәргеч. Бу көнне Сарман үзәк район китапханәсенә Сарман мәктәбеннең Ханнанова Г.З. җитәкчелегендәге 5 «А» сыйныф укучылары һәм әти-әниләре килгән иде. Аларны методист Миннеярова Ф.Я. бәйрәм белән котлады, аларның әти-әни тигезлегендә, гаилә бәхетен тоеп, бәхеттә-шатлыкта, игелекле, тәүфыйклы булып үсуләрен теләде һәм бу көннең нинди истәлекле вакыйга икәнен төшендерде. Укучылар үзләренең нинди хокукларга ия булулары хакында, аларның хокукын Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль ассамблеясе саклавы, яклавы турында, бу оешманың кайчан барлыкка килуе һәм нинди сәбәпләр аркасында икәнен белделәр.. Шулай ук 20 ноябрь 1959 елда Ассамблея тарафыннан - Бала хокуклары декларациясе, ә 1989 елда Бала хокуклары турында Конвенция кабул ителү белән дә истәлекле икән. Бәйрәм яңа китаплар белән танышу белән дәвам итте. Чыннан да яңа китап-яңа дус кебек инде ул. Аны кулга алгач та күңелгә рәхәт булып китә, ә матур-матур рәсемнәре күзне иркәли. Балалар алардан аерыла алмыйча өйләренә дә яздырып алдылар. Әти-әниләр дә аларның китап яратуларына сөенеп, үзләренең хисләрен белдереп җылы сүзләр җиткерделәр.Алар китәргә ашыкмадылар: бергә-бергә китап укыдылар, өстәл уеннары уйнадылар, табышмак әйтештеләр, хәтта дуслык турында җыр да җырладылар. Бәйрәм барсына да ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International