"Инклюзив белем бирү"

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

     Инклюзия" - inclusion сүзен күпләрнең ишеткәне бардыр инде. Ул "карау-тәрбияләү, кертү, җәлеп итү, үз составына алу" дигәнне аңлата. 2012 елның 29 декабрендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы  Федераль закон  илнең мәгариф киңлегенә  "инклюзив белем бирү" дигән төшенчәне кертте. Әлеге законның 2 статьясының 27 пунктында: "Инклюзив белем бирү - белемгә булган үзенчәлекле ихтыяҗларның төрлелеген һәм шәхси мөмкинлекләрне  исәпкә алып, белем алучыларның барысы өчен дә укуда тигез мөмкинлек тудыру" диелгән. Әлеге темага карата  21 ноябрь көнне   Сарман авылының 4 нче номерлы «Сандугач» балалар бакчасында педагогика фәннәре кандидаты,З.Ш. Шәрәфетдинов исемендәге Яр Чаллы педагогия университеты доценты Хәзрәтова Фирүзә Вәкил катнашында тәрбиячеләр, педагог-психологлар, логопедлар өчен зональ семинар узды. Семинар  эшлекле уеннар, мастер-класслар белән үрелеп  барып, катнашучыларга куп мәгълүмат алырга мөмкинчелек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International