22 ноябрь көнне район мәдәният йортында әниләр көненә багышланган “Җырлыйк әле” дип исемләнгән бәйге-тамаша булып узды. Бәйрәм муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Ә.Ф. Мөхәммәтгәрәев котлавы белән башланып китте. Бәйгедә районыбызның мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләре катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. “Сандугач” балалар бакчасы мөдире Кузьмина Рәмилә Расих кызы иң күп балл җыеп, җиңү яулады. Уенчыларга багышлап җырлар башкарылды, истәлекле бүләкләр тапшырылды.