Әниләр көне белән!

2018 елның 23 ноябре, җомга
Ноябрьнең соңгы якшәмбесе шәфкать ияләре-Әниләр көне буларак бәйрәм ителә. Шул уңайдан үзәк китапханәдә “Җирдә әниләр кояштай, озын гомерле булсын” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.Анда әниләр турында язылган китаплар, вакытлы матбугатта басылып чыккан мәгълүматлар урын алды. Районыбызның барлык әниләрен бәйрәм белән котлыйбыз!Гомер бүләк иткән, безнең өчен төн йокыларын калдырып, шатланып, борчылып, кайгыртып яшәүче әниләребезне хөрмәтлик, аларга иң изге теләкләребезне юллыйк, зур рәхмәтләребезне җиткерик!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International