2018 елның 23 ноябрендә Җәлил балалар сәнгать мәктәбендә "Рус пряниклары белән Һиндстан чәй" рәсем сәнгате һәм графика күргәзмәсе узды. Картина авторлары Юрий Кузнецов һәм Олег Майоров эккурсия үткәрделәр, үз картиналары турында сөйләделәр, шулай ук күргәзмәгә килүчеләр өчен Ирина Кузнецова башкаруында һинд музыкасы, бөек шагыйрьләрнең шигырьләре, Олег Майоров башкаруында автор поэзия яңгырады.