Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Альберт Шәрипов "Гражданнарның үзара салымын кертү һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына өстәмә сайлаулар мәсьәләсе буенча җирле референдумнарның нәтиҗәләре турында" чыгыш ясады.
Халыкара инвалидлар көнен үткәрү турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Индира Сәхипова сөйләде.
Көн тәртибендәге өченче мәсьәлә буенча "Салым түләүләре милек салымнары керү һәм консолидацияләнгән бюджетка салым түләүләре буенча бурычларны каплау турында" сүз район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимовага бирелде.
Сарман район электр челтәре начальнигы Расих Ялаев үз чыгышында электр тапшыру линияләренең сак зоналарын бозу проблемасын яктыртты.
Аннары Ләке авыл җирлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләр белән киңәшмәдә катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова таныштырды.