Китапханә хәбәрләре

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Һәр ел саен Россиядә “Әниләр көне” ноябрьнең соңгы якшәмбесе үткәрелә. Быел ул 25 ноябрьгә туры килде. Бөтен кеше өчен әни- иң якын һәм кадерле кеше. Ул бала гомерендә бик зур роль уйный. Бәйрәм уңаеннан әниләрне котлау һәм аларга җылы сүзләребезне җиткерү гадәткә кергән. Сарман үзәк балалар китапханәсе дә әниләрне игътибарсыз калдырмый. Шул уңайдан “Оста куллар” түгәрәгендә эшне алдан оештырып җибәрделәр. Күп кенә укучылар түгәкнең “Әниеңә бәйрәм бүләк ит ” исемле акциясендә бик теләп катнаштылар. Алар үз куллары белән бүләк ясадылар. Үз баласы ясаган бүләктән дә кадерле нәрсә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International