Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган "Җәлилнефть" НГДУ Кубогына иратлар командалары арасында волейбол буенча ачык турнир.

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

2018 елның 24 ноябрендә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган "Җәлилнефть" НГДУ Кубогына ир-атлар командалары арасында волейбол буенча ачык турнир үткәрелде.
Турнирда "Азнакайнефть" идарәсе, "Татнефть" ҖАҖ УПРС, Әлмәт торба заводы, "ГОЛЬФСТРИМ" ҖЧҖ, Җәлил бистәсенең "Батыр" СОК, Җәлил бистәсенең балалар мәктәбе һәм "Җәлилнефть"НГДУ җыелма командалары катнашты.Икенче төркемдә беренче урынны "Татнефть" ГАҖнең ЦПР җыелма командасы яулады, икенче урынны "ГОЛЬФСТРИМ" ҖЧҖ җыелма командасы яулады. 3 урын өчен "ВТРЗ" АҖ һәм "ГОЛЬФСТРИМ" ҖЧҖ командалары очрашты 2-0 исәбе белән "ГОЛЬФСТРИМ" ҖЧҖ командасы җиңде һәм мактаулы 3 урынны алды.Һәм менә "Җәлилнефть" НГДУсы Кубогы өчен финал вакыты җитте турнир хуҗалары һәм УПРС җыелма командасы очраша. Уен бик матур, техник иде, беркем дә бер-берсенә оттырырга теләмәде.Беренче партияне турнир хуҗалары 25-20 исәбе белән отты. Икенче партия тагын да катлаулырак булды, һәр очко өчен көрәште һәм 26-24 исәбе белән НГДУ Кубогын яулады. Беренче партияне турнир хуҗалары 25-20 исәбе белән отты. Икенче партия тагын да катлаулырак булды,һәр очко өчен көрәште һәм 26-24 исәбе белән "Җәлилнефть" нефть-газ чыгару идарәсе Кубогына лаек булды.Аны "Җәлилнефть" НГДУсы начальнигы Каюмов Мәлик Шәфыйк улы, "Җәлилнефть" НГДУсы башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Филимонов Владимир Николаевич һәм Җәлил башлыгы Кәримов Рафик Әзһам улы тәбрикләделәр.Җиңүчеләр һәм призерлар кубок, грамоталар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнделәр. Шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары-Дешин Алексей АО "АТС", Григорьев Владимир УПС, Фәхрисламов Марат "ГОЛЬФСТРИМ" ҖЧҖ, Вәлиәхмәтов Илнур "Җәлилнефть"НГДУ аерым призлар белән бүләкләнде. Йомгаклау сүзендә идарә башлыгы Малик Шәфыйк улы командаларга чакыру буенча җавап биреп, үзләренең осталыкларының югары дәрәҗәдә булуын һәм матур уеннар өчен рәхмәт белдерде, барысына да уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International