«Авыл тәрбиячесе» - 2018

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Буген Сарман №2 «Лилия»  балалар бакчасында  «Авыл тәрбиячесе» профессиональ конкурсы үткәрелде. 5 авыл балалар бакчасы катнашында үткән бу конкурс иҗади эшләүче педагогларны ачыклау һәм куәтләү, алдынгы эш тәҗрибәсен тарату,тәрбияче хезмәтенең абруен күтәру максатыннан уздырылды. Бәйгедә катнашучылар «Мин һәм минем кредо»,«Йөрәгемне балаларга бирәм» турларында үз эшчәнлекләренең практик әһәмиятен,балалар белән эшли белү осталынгын, иҗадилыкларын күрсәтергә тырыштылар. «Түгәрәк өстәл» дә мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә актуаль сораулар буенча фикер алышып профессиональ диалог алып бара белүләрен  дәлилләделәр. Җиңүче булып Азалак балалар бакчасы тәрбиячесе -Валиева Лилия Җәүдәт кызы  билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International