Саклаубаш урта мәктәбендә Әниләр көненә багышланган "Әнием-күз нурым" дип аталган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмгә укучы балаларның әниләре һәм әбиләре чакырылган иде. Әниләре бәйрәме балаларның чыгышлары, уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм барыбызның да күңеленә хуш килде.