Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов районда халыкны кабул итте

2018 елның 30 ноябре, җомга

Кичә якташыбыз – Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов районда халыкны кабул итте.

Аңа алдан язылу буенча жиде кеше керде. Аларның сораулары һәм мәрәҗәгатьләре сугыш хәрәкәтләрендә катнашканнарга ташламалар, “Хезмәт ветераны” исемен алу, ятим бала буларак торак белән тәэмин ителү, чит илдән килгәннәргә эшкә патент алу һәм башкаларга кагылышлы иде. Кайсыдыр сорауга шундук җавап бирелде, кайберләре тикшерүгә алынды. Кабул итүдә шулай ук ТР прокуроры урынбасары Юлия Наумова, РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең Зәй районара тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Исмәгыйлов, район прокуроры Эльдар Сабиров катнаштылар. 

http://sarman-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International