Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Әниләр бәйрәме

2018 елның 30 ноябре, җомга

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 29 нчы ноябрьдә “Әниләр көне” уңанннан бәйрәм үткәрелде. Бу бәйрәмгә укучылар алдан ук әзерләнә башладылар.

Бәйрәм вакытында укучылар аеры һәм күмәк номерлар башкардылар, кызыклы скетчлар, “Шалкан” әкиятенең яңача вариантын куйдылар. Иң гаҗәпләндергәне 6 нчы сыйныф укучыларының инглиз телендә уйнаган әкият күренеше булды. Башлангыч сыйныфлар әзерләгән Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” комедиясе дә һәркемнең күңеленә һуш килде. Әниләр катнашында оештырылган уеннар бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрделәр.

Бәйрәм азагында әниләргә укучылар әзерләгән бүләкләр тапшырылды. Әниләр бәйрәменнән һәркем канәгать калды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International