Җәлил гимназиясенең туган көне

2018 елның 2 декабре, якшәмбе

         Мәктәп  - туган җир җылысын бирүче, балачак һәм үсмер еллар истәлеген саклаучы, еллар дәвамында үзенә чакырып, олылап каршы алучы изге йорт ул.

         30 нчы ноябрь көнне  Җәлил гимназиясе узенең 15 еллык күркәм юбилеен билгеләп үтте. Истәлекле вакыйга уңаеннан белем йортына бит күп кунаклар – ветеран укытучылар, район һәм бистә җитәкчеләре килделәр. Алар гимназияне 15 еллык юбилее белән котлап истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

           Мәктәп юбилееның тантаналы өлешен укытучылар  хоры белән башлап җибәрделәр. Кунаклар, укытучылар һәм балаларның чыгышларын карадылар.  Шуннан барлык кунакларны гимназия җитәкчесе Гөлнара Назыйф кызы Булатова бәйрәм табынына  чакырды. Бәйрәм,  гимнзиянең иркен ашханәсендә мул чәй табыны янында, эчкерсез аралашу белән дәвам итте.

Юбилейга килгән кунаклар гимназиянең югары уңышка ирешүенә бик сөенделәр. Бу тантаналы көндә бергәләп үткән көннәрне искә төшерделәр, изге теләкләр теләделәр. Килгән кунаклар да, гимназия хезмәткәрләре дә   бик канәгать  булып калдылар. Киләчәктә дә күркәм уңышларга ирешеп, югары бәяләр алып яшәсен иде гимназиябез.

 

Кеше гомере мәктәп аша

Моңлы бер җыр булып сузыла.

Белем сукмакларын яра-яра

Киләчәккә юлы сызыла.

Тормыш дигән олы юллар буйлап,

Адаштырмый бару өчен әйдәп,

Акыл, әхлак, белем нигезләрен –

Барысын туплап бирә мәктәп.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International