25 нче ноябрь Янурыс авылында яшәүче Миннехузина Мәдинә Миннәхмәт кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны олы бәйрәме белән тәбрикләп, муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева аңа Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләк тапшырды. Шулай ук Мәдинә апаны юбилее белән халыкны социаль яклау оешмасы җитәкчесе Гильмутдинова Лилия Миргазитовна, авыл җирлеге башлыгы Азия Асхадулловна, авыл ветераннар советы урынбасары Загрудная Вәсилә,балалары, якыннары котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Мәдинә апа үзен зурлаганнары өчен рәхмәт әйтеп, аларның үзләренә дә исәнлек-саулык, ил-көннәргә иминлек теләде.