Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белән берлектә “Игелек кылып яшик” дип исемләнгән игелек сәгате үткәрде. Кичә барышында китапханәчеләр авыр язмышка дучар булган күренекле кешеләр-Ф.Әмирхан, Ф.Яруллин, Г. Сәгыйров, О.Скороходова,Г.Соколовлар турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар. “Язмышларга буйсынмас җаннар” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.