"Математика атналыгы" кысаларында "Иң озын толым" бәйгесе узды. Анда мәктәпнең матур яртысы - 1-9 сыйныф укучы кызлары катнашты. Иң озын толым ияләре атналык йомгак ясау көнендә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәкләр.