Яңа урамнар газлы булды

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Ирек, Сосновая, Аклимә Мөхәммәтҗанов, Ринат Галиев, Җәлил бистәсе урамнарында газның икенче чираты эшли башлады.Әлеге урамнарга газүткәргеч салу мәсьәләсе Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Татарстан Республикасы Газификация Фонды генераль директоры Миннәхмәтов Җәүдәт Мидхәт улы, «Әлмәт газы» эксплуатация-җитештерү идарәсе башлыгы Миңнехазиев Валериан Масалим улы җитәкчелегендә белгечләр командасының җайга салынган эше аркасында хәл ителде. Чөнки бу мәсьәләне халык алдында хәл итү өчен торба сузып кына калмыйча, күп кенә мәсьәләләрне дә хәл итәргә кирәк иде.
Шуның белән бәйле рәвештә, шәхси торак төзелеше алып баручы затлардан проект-смета документларын эшләү өчен техник шартлар алуларын сорыйбыз. Җәлил бистәсе, Әхмәдиев урамы, 32 адресы буенча урнашкан Җәлил газ участогына, 8(85559) 63-6-52 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International