Сарман районы “Шәфкатъ” үзәгендә “# Юмарт сишәмбе” акциясе нәтиҗәләре

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

 2018 нче елның 19 нчы ноябреннән 4 нче декабренә кадәр Сарман муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә  «# Юмарт сишәмбе» дигән хәйрия акциясе узды. Анда комплекслы үзәк хезмәткәрләре катнашты. Алар, үз мөмкинлекләренә карап, районыбыздагы социаль куркыныч дип саналган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә булышу йөзеннән, азык-төлек һәм көндәлек кирәк-яраклар сатып алу өчен акча җыйдылар. Әлеге акциянең максаты-аз керемле гаиләләр һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрнең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, аларга ярдәм күрсәтү, ул гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларда игелеклелек һәм шәфкатьлелек тәрбияләү. Хәйрия акциясе 19 ноябрьдә башланды һәм бу вакыт эчендә күп акча җыелган иде. Бу акчага азык-төлек җыелмасы һәм көндәлек кирәк-яраклар сатып алыначак һәм «Кыш бабай капчыгы» акциясе белән бергә районның мохтаҗ гаиләләренә тапшырылачак.  Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең барлык хезмәткәрләренә бу акциядә катнашканнары очен зур рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International