Хәйрия ярминкәсе гөрләде.

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Бу  чара алдан ук планлаштырылган иде, шунлыктан 1-9 сыйныф укучылары – барысы да актив булдылар. Сатучы урынында – укучылар үзләре. Аларга ярдәмгә мәктәп завхозы Галиева Ф.Ә., пешекче Мәҗитова Р.Ә. һәм укытучылар килде. Балалар якты чырай, тәмле тел  белән товарларын мактадылар. Өстәл тәмледән-тәмле  тортлар, пироглар, печеньеларның төрледән-төрлесе, кабартмалар, сөте, салаты, бутерброд, гамбургерлардан сыгылып торды. Ярминкәдә алынмыйча калган бер товар да калмады. Барлыгы 2054 сум акча җыелып, 4 кешегә бүләк алу оештырылды. Мәктәп коллективы волонтерлар белән берлектә Игәнәбаш авылындагы Сабитова Гөлнур апаның, Морбаш авылындагы Таҗетдинова Мөбәширә һәм Хәйруллина Нәсиха апаларның хәлләрен белеп кайттылар, яңа пешкән тәкә белән сыйладылар, күчтәнәчләр алып килделәр.

Бу чарада катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтәсебез килә. Үз изгелекләре меңе белән әйләнеп кайтсын, беркемгә дә алар язмышында калырга язмасын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International