6 декабрь көнне сәнгать мәктәбендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм-тамаша булып узды. Муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Сахипова И.Р. балаларны бәйрәм белән котлады, барысына да сәламәтлек теләде. Ә үзәк китапханә һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре, төрле әкият геройларына әверелеп, балаларның күңелен ачтылар, уеннар уйнадылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.