Сак булыгыз, мошенниклар!

2018 елның 7 декабре, җомга

Татарстанда яшәүчеләрнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ышаныч телефонына шалтырату очраклары ешайды. Аларның фатирларына һәм йортларына үзләрен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яки газ хезмәте хезмәткәрләре дип таныштыручылар килеп, янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерергә рөхсәт сорыйлар. Соңыннан алар автоном янгын хәбәр иткечләр яки газ чыгып ятуын хәбәр итүче җайланма сатып алырга һәм урнаштырырга тәкъдим итәләр. Үзләре исә гадәти яки Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәренекенә охшаш киемнән булалар. Бу ялган хезмәткәрләр, торакта яшәүченең паспорт мәгълүматларын кулланып, шәхси фирмалар исеменнән хезмәт күрсәтүгә килешү төзиләр. Бер датчик урнаштырган өчен, ялган хезмәткәрләр 1500 сумнан 3000 сумга кадәр алалар. Автоном янгын хәбәр иткечләр (АПИ) ирекле сатуда бар, аларның бәясе – 350-500 сум һәм аларны урнаштыру да авыр түгел, моның өчен ике шөреп һәм скотч кына кирәк.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы түбәндәгеләрне искәртә: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Дәүләт янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре, тикшерүләр һәм кисәтү чаралары үткәргәндә, формадан булалар һәм таныклыкларын күрсәтергә тиешләр. Моннан тыш, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре һәм вазифаи затлары гражданнарга ни дә булса, шул исәптән янгын куркынычсызлыгы җиһазлары сату буенча эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бармыйлар. Үзләрен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яки газ хезмәте хезмәткәрләре дип таныштыручы, янгын куркынычсызлыгы яки газ хәбәр иткечләре сатып алырга тәкъдим итүче шикле хезмәткәрләр белән очрашсагыз, 102 номеры буенча полициягә хәбәр итүегез сорала.

Радик Госманов, янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International