Бистәбезнең мәдәният йортында “Җәлил гимназиясе”нең 9-11 нче сыйныф укучылары Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары урынбасары белән очрашуда катнаштылар. Балалар лекция тыңладылар һәм РФ Кораллы Көчләре турында фильмнан өзекләр карадылар.