Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә төрле тематик чаралар уза. Кече сыйныф укучылары белән «Коррупция нәрсә ул? " дигән әңгәмәләр оештырылды.Укучылар өчен «Бер капчык алма» дигән мультфильм күрсәтелде. 7-11 сыйныф укучылары «Гадел яшәргә кирәк! " дигән рәсем конкурсында актив катнаштылар. Һәр сыйныфта «Коррупциягә каршы көрәш» темасына сыйныф сәгатьләре, хокукый белем дәресләре узды.