3 декабрь көнне Зур Нөркәй урта мәктәбендә 9нчы сыйныф укучылары Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Ак тасманы бәйлә» дигән акция уздырдылар. Бу көнне үткәрү инвалидлар проблемаларына игътибар җәлеп итүгә, аларның абруен, хокукларын һәм иминлеген яклауга юнәлтелгән. Ни өчен нәкъ менә ак тасмалар таратканнар? Рәсәйдә нәкъ менә ак төс шәфкатьлелек һәм игелеклелек дигәнне аңлата икән. Гомумән дөньяда бөтен акцияләр ак төс белән уза.